Хәбибрахман Зәбири

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.bywiki.com.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәбибрахман Зәбири latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Хәбибрахман Зәбири
Туган телдә исем Хәбибрахман Зәбири Габделвәли улы
Туган 1881(1881)
Чистай өязе Зирекле авылы
Үлгән 14 гыйнвар 1942(1942-01-14)
Милләт татар
Һөнәре журналист

Хәбибрахман Зәбири (1881-1942) — күренекле татар мәгърифәтчесе, матбугатчы, дәреслекләр авторы.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәбибрахман Зәбири Габделвәли улы (псевдонимы Чистапули) 1881 елда (яки 1880 елда диелгән) Чистай өязе Зирекле авылында (Татарстанның хәзерге Яңа Чишмә районы) урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне Чистайда Мөхәммәтзакир хәзрәт мәдрәсәсендә ала. 1898 елда Казанга килеп, Галләм хәзрәт мәдрәсәсендә укый башлый.

1900 елның башында әтисе үлен китү, йорт жирләре, мал-мөлкәтләре янып көл булу сәбәпле, егеткә укуып дәвам иттерергә мөмкинлек калмый, ул үзлегеннән укын белемен күтәрергә, үз көнен үзе күрергә тиеш була. X.Зәбири 1901 елдан Шакиржан Фәйзуллиннарның Алабуга өязендәге утарында аларның балаларына мөгаллимлек итә. Соңрак Әхмәт бай Хөсәенов ярдәме беләп Алабугада башлангыч татар мәктәбе ача, аннары, Ырынбурга күчеп, «Хөсәения» мәдрәсәсендә мөгаллим булын эшли. Яхшы дәреслекләргә ихтыяж Зәбирине шушы өлкәгә алын килә. Беренче дәреслеге «Гакаиде төркия» 1903 елда дөнья күрә. Авторның дәреслекләр эшләү чоры 1903-1917 елларны эченә ала. Шушы чорда аның егермегә якын дәреслеге басыла. Ул китапларның басмалары күп. Мәсәлән, «Рәһбәре сыйбиян» («Сабыйларга юл күрсәткеч») исемлесенең - унике басмасы, «Мөгаллим әл-гыйбадәт» исемлесенең уналты басмасы бар. Ул китапларны «Сабах» нәшрияты хуҗалары Әхмәдуллиннар дөньяга чыгарган.

Х.Зәбиринең дәреслекләре башлангыч мәктәп балаларын күздә тотып төзелгән. Аларның барысы өчен уртак бер сыйфат ул — кечкенәләргә ислам динен, шәригать кануннарын өйрәтү. «Мөгаллим әл-гыйбадәт» китабында автор намаз уку, тәһарәт алу фарызлары, сөннәтләре турында сөйли. Дәреслек-ләренең икенче үзәк фикере — баланың әхлагын, холкын тәрбияләү. Бу фикерен дә ул ислам дине кагыйдәләренә бәйләп алып бара. «Гыйбадәт кешене югары әхлаклы, гүзәл холыклы итә», — ди ул. «Әхлак дәресләре», «Кызларга махсус кыйраәт китабы» дәреслекләрендә моны исбат итү өчен вак-вак дини хикәяләр, әйтемнәр, хикмәтле сүзләр туплый.

Х.Зәбири беренче булып 1907 елда рәсемле «Мәктәп балаларына юлдаш, яхуд Рәсемле әлифба» чыгара. Бу үз заманы өчен зур кыюлык була. Әлифба озак еллар кулланышта йөри. Зәбири әлифбасыннан соң әлифбаларга рәсем кую гадәткә кереп китә.

1906 елда чыккан «Төшенү, яхуд Указ бәласе» исемле комедиясе «Указ бәласе» исеме белән 1907 елның 26 августында Ильяс Кудашев-Ашказарский җитәкчелегендәге Беренче мөселман драма артистлары труппасы тарафыннан сәхнәдә уйнала. «Гыйлем вә җәһел, яхуд Нури әфәнде илә Мөхәммәтҗан карт» хикәясе «Әлгасрелҗәдид» журналының 1906 елгы 2 нче санында басыла һәм Казанда аерым китап булып чыга.

Х.Зәбиринең Октябрьгә кадәр төпләнеп яшәгән урыннары – Уфа белән Казан каласы. Уфада ул «Сабах» ширкәтенең Уфа шөгъбәсенә җитәкчелек иткән. Казанда 1908 елның 1 февраленнән башлап дүрт кенә сан дөнья күргән «Тәрбия» журналының җаваплы сәркатибе.

Октябрьгә кадәр татар театры «Сәйяр»нең Казанда махсус бинасы булмый. Ул кайда урын таба, шунда спектаклен күрсәтә. Бу артистларга зур мәшәкатьләр, уңайсызлыклар тудыра. Февраль революциясе алды көннәрендә татар театры өчен махсус бина булдыру кичектергесез бурычларның берсенә әйләнгән була. Бу турыда киңәшмәләр үткәрелә, планнар сызыла. Ирек йорты дип аталачак әлеге бинаны хәлле кешеләрдән җыелган акча хисабына төзү бурычы куела. Шушы эшне башкарып чыгу өчен кәмисия төзелә. Кәмисия составына Х.Зәбири дә кертелә.

«Сабах» нәшриятыннан соң 1916-1921 елларда «Өмет» басмаханәсен җитәкли. «Өмет» 1921 елның гыйнвар аенда национализацияләнгәннән соң төрле нәшриятларда җаваплы вазифалар башкара.

Октябрьдән соңгы елларда үзәкләштерелгән дәүләт нәшрияты гына китап бастыру ихтыяҗларын канәгатьләндереп җиткерми. Татар язучылары, журналистлары, галимнәре берләшеп, бер нәшрият төзү фикеренә киләләр. Һәр әгъза билгеле бер күләмдә взнос кертү юлы белән 1926 елның март аенда Яңа китап исемле дәүләттән бәйсез хосусый нәшрият оеша. Нәшрият чыгымнарының күп өлешен хосусый эшмәкәрләрнең Казан берләштерелгән кредит җәмгыяте күтәрә. Нәшрият татар язучыларының китапларын, буржуаз, милләтче язучы дип тыелып килгән Ф.Әмирхан әсәрләрен, борынгы татар җырларын, татар галимнәренең фәнни хезмәтләрен бастыруны максат итеп куя. «Яңа китап» нәшрияты озак яши алмый. Әбрар Кәримуллин аның эшчәнлеге 1929 елда хөкүмәт органнары тарафыннан туктатылуы турында яза. Анда актив һәм гаепләнгән әгъзалардан унсигез кешенең исеме китерелгән, барысы кырык өч кеше катнашуы әйтелгән. Шул исемлектә Г.Рәхим, Җ.Вәлиди, Һ.Максуди, Г.Шәрәф, Б.Урманче, Һ.Атласи, И.Биккулов, С.Җәлал кебек байтак күренекле китапчыларга түбәндәге гаепләүләр тагылган: «Яңа китап» нәшрияты, татар милләтчеләренең үз мәнфәгатьләрен беренче планга куен, матбугат аша легаль рәвештә совет властена каршы көрәшү өчен төзелгән. Китапчылар халыкка яңалифкә күчүне совет властеның татарларны руслаштыру сәясәте итеп аңлату эшләре алып барганнар, шул ният белән «82 протесты» дигән нәрсә әвәләп чыгарганнар. Камил Якуб исемендәге басмаханәгә, алың китап фабрикасына, башка совет учреждениеләренә үтеп кереп, идеология фронтын үз кулларына алу бурычын куйганнар.

Х.Зәбиригә кыскача биографик белешмә теркәлгән. «Гажур» нәшриятында эшләгәндә, Камил Якуб исемендәге китан фабрикасына яшерен рәвештә үтен кереп, шунда Коръән бастырып, шупы халык арасына таратырга йорүе, патша властен сагынып искә алуы, М.Солтангалиев белән бәйләнеш тотуы әйтелгән.[1] Х.Зәбири 1931 елның 8 маенда кулга алынган һәм биш елга Себергә җибәрелгән.

Бу вакытта ул Авыл хуҗалыгы тәэминаты акционерлык җәмгыятенең склад мөдире булын эшли торган булган. Ул шәхес культы чорының ботен газапларын үз башыннан кичергән. Барлыгы өч мәртәбә кулга алынган. Икенчесендә (1937, 16 ноябрь) психик авырулар хастаханәсендә дәваланырга мәҗбүр ителгән. 1941 елның 20 маенда өченче мәртәбә ун елга ирегеннән мәхрүм ителгән. 1942 елның 14 гыйнварында тоткынлыкта вафат булган. 1959 елның 29 сентябрендә акланган.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 8233 ф., Ітасв., 2-10024 эш, I том, 11, 89, 156 6.
  2. Хәтер китабы. Казан, 2002, 204 б.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]