Харис Фәйзи-Чистапули

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Харис Фәйзи-Чистапули
Харис Чистапули.JPG
Туган телдә исем Харис Зариф улы Фәйзуллин
Туган 25 ноябрь 1871(1871-11-25)
Чистай өязе Шыкмай
Үлгән 7 июль 1933(1933-07-07) (61 яшь)
Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
Һөнәре укытучы, журналист
Җефет Әсма Әхмәтгәрәй кызы Сәетбатталова
Балалар уллары Мидхәт, Җәүдәт, Шәүкәт

Харис Фәйзи-Чистапули (псевдоним, тулы исеме Харис Зариф улы Фәйзуллин) (1871 елның 25 ноябре, Казан губернасы, Чистай өязе, Шыкмай1933 елның 7 июле, ТАССР, Казан) — педагог, журналист, тәрҗемәче, татар телендә язылган беренче дәреслекләр авторы. Ырынбурдагы Хөсәения мәдрәсәсе мөгаллиме (1897-1902). «Әхбар» газетасы нәшире һәм мөхәррире (1907-1908).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1871 елның 25 ноябрендә Казан губернасы Чистай өязе (хәзерге Яңа Чишмә районы) Шыкмай авылында сәүдәгәр гаиләсендә туган. Алты яшьтә вакытта әтисе вафат була. Унҗиде яшьлек абыйсы Шакирҗан атасының сәүдә эшен дәвам иттерә. Киләчәктә сату эшендә ярдәмче булырлар дип, энеләрен укыту чарасына керешә. Харис башта Чистай мәдрәсәсәсендә, соңрак Архангельский авылында рус мәктәбендә укый. Абыйсының теләге белән, 1891 елның гыйнварында Истанбулга укырга китә. Шул елны Төркиягә килгән Гобәйдулла Буби һәм Фатих Кәрими белән бергәләп, хосусый рәвештә дәресләр алалар, көз көне икенче баскыч мәктәбенең беренче сыйныфына укырга керәләр. Беренче уку елын Харис, өлгереш ягыннан сыйныфта икенче шәкерт буларак, алтын сәгать белән бүләкләнеп, тәмамлаган.

1896 елда, соңгы сыйныфка имтихан биргәндә, «Яшь төрекләр» (en) җәмгыятендә катнашуда гаепләнеп, кулга алына һәм 3,5 ай тоткында ята. 1897 елның язында гимназияне уңышлы тәмамлап, «гали иллә гали» дәрәҗәдә шаһәдәтнамә ала.

Хөсәения мәдрәсәсендә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1897 елда Ырынбур шәһәрендәге Хөсәения мәдрәсәсеннән укытучылыкка чакырып хат килә. Көз көне мәдрәсәгә барып, мөгаллимлек итә башлый. Хисап, җәбер, һиндәсә, җәгърафия һәм тарих фәннәренән дәрес бирә. 1899 елда Мәскәүгә барып, алты айлык бухгалтерия курсларында укып кайта (өч айда бетереп, шаһәдәтнамә ала). Кышларын мәдрәсәдә укыта, җәйләрен Әхмәт бай Хөсәеновның Мәкәрҗә ярминкәсендәге сәүдә конторасында кассир булып хезмәт куя. Хисап эшләрен яхшы башкаруы өчен Әхмәт бай Хөсәенов үзенә хезмәткә чакыра. Касса эшләрен алып бару өчен 60 сум жалунья (хезмәт хакы) билгели (мәдрәсәдә жалуньясы 37 сум 50 тиен булган). Укытучылыкны бик яратса да, ала торган хезмәт хакы гаилә белән торырга (1902 елда Минзәлә өязе Хуҗамәт авылыннан сәүдәгәр Әхмәтгәрәй Сәебатталовның кызы Әсмага өйләнгән) җитәрлек булмаганлыктан, 1902 елда укытучылыкны ташлый.

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хөсәения мәдрәсәсендә татар мәктәпләре өчен яңа булган фәннәрдән укыта. Татарча китаплар булмаганлыктан, русча язылган китаплардан файдаланып укытырга туры килә. Үзе китаплар язу эшенә керешә. Китапларына Харис Фәйзи-Чистапули дип имза куя.

  • Рәһбәре имля — татарча дөрес язу кагыйдәләрен өйрәткән беренче китап (Ырынбур, Брислин типографиясе).
  • Тәгълими кыйраәт — укып аңлаганны сөйләргә өйрәтү өчен беренче китап (Казан, Кәримовлар басмаханәсе).
  • Әүвәле җәгърәфия (Казан, Кәримовлар басмаханәсе).
  • Тәгълиме җәгърәфия (Казан, Кәримовлар басмаханәсе).
  • Мәдхәле җәгърәфия (Казан, Кәримовлар басмаханәсе).
  • Хиласан тарих гомуми (Казан, Кәримовлар басмаханәсе).
  • Исәнлекне саклау (төрекчәдән тәрҗемә)
  • Гыйльме әшья (физика китабы, русчадан тәрҗемә)

Шәехзадә Бабич әлеге дәреслеккә карата шаян эпиграмма язган:

Әл-Харис Фәйзи дигәч тә
Төште искә «Әшья»сы.
Әшьялар чәнчелсен инде,
Әшьясыз да баш яши.(1917)

Казанда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: «Әхбар» газетасы

1906 елда эшсез калган Х. Фәйзуллинны «Казан мөхбире» газетасына эшкә чакыралар. 1907 елда Казанда, нәшир һәм мөхәррир булып, Иттифак әл-Мөслимин фиркасе органы булган «Әхбар» иҗтимагый-сәяси, әдәби һәм дини газетасын чыгара башлый. 1907 елның 10 декабреннән 1908 елның 30 июненә кадәр барысы 85 саны чыга (башта мөхәррире Харис Фәйзи-Чистапули була, соңыннан Борһан Шәрәф (1883-1942))[1]. Казан губернаторы фәрманы белән газета ябыла.

Ырынбурда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1909 елда Әхмәт бай Хөсәеновның энесе Мәхмүт бай чакыруы буенча Ырынбурга кайта, 1919 елга кадәр «Мәхмүт Хөсәенов һәм аның ширкәте» фирмасында бухгалтер, ышанычлы булып хезмәт куя.

1919-1920 елларда Ырынбурда «Едино-потребительское общество»да келәт мөдире булып эшли.

1920-1921 елларда кымыз белән дәвалау шифаханәсендә хуҗалык мөдире.

1921-1924 елларда Кыргызгосторгта авыллар буенча тире (пушнина) җыю агенты.

Казанда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Исхак Казаков чакыруы буенча Казанга килеп, 1924 елның 15 октябреннән вафатына кадәр (1933) ТАССР матбугат һәм нәшрият комбинаты (соңрак Татиздат) идарәсендә кассир булып эшли.

« Тапкан эш. Нәшриятта кассир булып зарплата, гонорар биреп утыра. Ул бит Төркиядә укыган кеше. Мөхетдиннәр кебек мәгариф өлкәсендә эшләргә тиеш[2].
Шәриф КамалХ. Чистапулиның улларына
»

1925 елда Ырынбурдагы йорт-җирен сатып, гаиләсен Казанга күчерә, уллары Казанда югары белем ала.

1933 елның 7 июлендә Казанда вафат була һәм шунда җирләнә. Кабере Г. Камал һәм Һ. Такташ кабере янында.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Әсма Әхмәтгәрәй кызы Сәебатталова. Уллары:

  • Мәхмүт-Әкрәм (бала вакытта скарлатинадан вафат), Әхмәт-Наҗи (сабый вакытта вафат), Әкрәм (бала вакытта вафат)
  • Мидхәт Фәйзуллин, медицина фәннәре докторы, профессор, ТАССР атказанган фән эшлеклесе.
  • Җәүдәт Фәйзи, композитор, Тукай бүләге иясе.
  • Шәүкәт Фәйзуллин, инженер, РСФСР атказанган энергетика хезмәткәре.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Җәүдәт Фәйзи. Халык җәүһәрләре. Күңелем кыллары. Казан: ТКН, 1987.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. «Милләттәшләр» сайтында
  2. Китапта: Җ. Фәйзи. Күңелем кыллары. 284нче бит.