Пенициллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Пенициллиннар — күпләгән грамуңай, кайбер грамтискәре микроорганизмнарга тәэсир итә торган антибиотиклар. Беренче итеп табылган антибиотик. Аның чыганагы — пеницилл гөмбәчеге.

Пеницилл (лат. Penicillium notatum) азык-төлек продуктларында барлыкка килә, аларны боза. Вареньеда, бозыла башлаган алма яки апельсиндагы күгелҗем-яшел төстәге күгәрек элпәсе — пенициллның споралар барлыкка килү стадиясе ул.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шотландиянең Александр Флеминг дигән бер галиме 1928 елда гриппка тикшеренүләр үткәрү белән шөгыльләнгән. Бервакыт ул уйламаганда-көтмәгәндә юылмаган чынаякта хасил булган яшелле-зәңгәрле күгәрекнең (табигатьтә пенициллин күгәрек гөмбәчекләре бүлеп чыгара) бу савыттагы барлык стафилококкларны үтереп бетерүен ачыклаган. Пенициллның бактерияләр үсешен тоткарларга сәләтле матдә бүлеп чыгаруына игътибар итә һәм бу матдәне пенициллин дип атый.

Пенициллинның ачылуы медицинада кискен борылыш ясый, төрле инфекцияләрне — туберкулез, сепсис, дифтерия һәм башкаларны дәваларга мөмкинлек туа.[1]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Рәхимов И.И. , Ибраһимова К.К., Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы. бит15